ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Бүген Рөстәм Миңнеханов Калининградта эшлекле сәфәрдә була
Татарстан умартачылары бал уңышын җыя башлады
Р.Миңнеханов Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләрен полициягә 300 ел тулу белән котлады
ТР иҗтимагый палатасы әгъзасы ташъязма истәлекләрне торгызу көнен булдыру кирәк дип саный
Дамир Фәттахов Яшьләр хөкүмәтенә үз ведомствосы эшчәнлегендә катнашырга тәкъдим итә

Рәсми Татарстан

Түбән Кама һәм Кукмара районнары Кытай провинцияләре белән хезмәттәшлекне үстерәчәк

18 ноябрь 2017, 09:12

Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Кытай Халык Республикасына эш сәфәре кысаларында кул куелды.

(Казан, 18 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Кытай Халык Республикасына эш сәфәре кысаларында Түбән Кама муниципаль районының Түбән Кама шәһәре белән Сычуань провинциясенең Мэйшань шәһәре арасында Хезмәттәшлек турында килешү һәм Кукмара муниципаль районының Кукмара шәһәре белән Чжэцзян провинциясенең Юйхуань шәһәре арасында Хезмәттәшлек турында меморандум имзаланды.

Документларга Рөстәм Миңнехановның Сычуань провинциясенең Мэйшань шәһәре мэры Ло Цзямин белән һәм Чжэцзян провинциясенең Юйхуань шәһәре мэры У Цайпин белән очрашу барышында кул куелды. Татарстан Республикасы ягыннан документка Түбән Кама муниципаль районы һәм Түбән Кама шәһәре башлыгы Айдар Метшин һәм Кукмара муниципаль районының Кукмара шәһәре башлыгы Сергей Димитриев кул куйды.

Визит делегации Республики Татарстан во главе с Президентом Республики Татарстан Р.Н.Миннихановым в Китайскую Народную Республику. Фото: Михаил Фролов

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясе белән Кытай Халык Республикасы арасындагы дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлгән төрле яклы Кытай белән мөнәсәбәтләргә республика зур игътибар бирә. «2015 елның октябрендә мин Сычуань провинциясендә булдым. Без уңышлы очрашулар уздырдык һәм кызыклы сәнәгать предприятеләрен карадык. Төбәкләребез арасында хезмәттәшлек үсә бара», – диде Татарстан Президенты.

Визит делегации Республики Татарстан во главе с Президентом Республики Татарстан Р.Н.Миннихановым в Китайскую Народную Республику. Фото: Михаил Фролов

2015 елның ноябрендә Татарстан башкаласында Чэнду шәһәре белән Казан шәһәре арасында үзара дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру буенча меморандум имзаланды.

Визит делегации Республики Татарстан во главе с Президентом Республики Татарстан Р.Н.Миннихановым в Китайскую Народную Республику. Фото: Михаил Фролов

«Минем белүемчә, Чжэцзян провинциясе Кытайның алга киткән провинцияләреннән санала. Монда электроника һәм югары технологияләр, авыл хуҗалыгы һәм медицина үсеш алган», – диде Рөстәм Миңнеханов Юйхуань шәһәре чэры У Цайпин белән әңгәмәсендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10