ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан умартачылары бал уңышын җыя башлады
Р.Миңнеханов Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләрен полициягә 300 ел тулу белән котлады
ТР иҗтимагый палатасы әгъзасы ташъязма истәлекләрне торгызу көнен булдыру кирәк дип саный
Дамир Фәттахов Яшьләр хөкүмәтенә үз ведомствосы эшчәнлегендә катнашырга тәкъдим итә
Тамбов Сабан туе Уваров районы оешуга 90 ел тулуга багышлана

Татар дөньясы

2018 елда "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы Казахстанда күчмә утырыш үткәрәчәк

17 ноябрь 2017, 16:30

Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы киләсе елда Татарстанда, Россия төбәкләрендә генә түгел, чит илдә дә очрашулар уздырачак.

(Казан, 17 ноябрь, “Татар-инфом”, Лилия Гаделшина). Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты карамагында эшләүче “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы киләсе 2018 елда алты күчмә утырыш уздырачак, дип хәбәр итте оешманың җитәкчесе Кадрия Идрисова.


2017 елның ноябрендә Киров өлкәсендә узган күчмә утырыш.

“Татарлар яшәгән төбәкләрдә, Татарстан районнарында милли-мәдәни традицияләрне саклау буенча үрнәк тәҗрибәләр бар. Төрле төбәкләрдә күчмә утырышлар үткәреп, без бер-беребезне идеяләргә баетабыз, милли тормышны җанландырырга этәргеч бирәбез, тәҗрибә уртаклашабыз, борчыган мәсьәләләрне чишү юлларын тәкъдим итәбез. Әгәр без аралашмасак, максат-бурычлар куеп эшләмәсәк, ничәмә еллар өзелеп торган милли традицияләребезне киләчәк буынга тапшыра алмаячакбыз. “Ак калфак” оешмасының 2018 ел эш планына да күчмә утырышлар кертелде”, - дип сөйләде ул.

Быел оешма биш күчмә утырыш һәм бер өйрәтү дәресе оештырган. Киләсе елда Татарстанда – өч, Россия төбәкләрендә – ике һәм чит илдә бер күчмә утырыш көтелә.

“Татарстан җирлегендә Чүпрәле, Зәй һәм Арчада уздырачакбыз. Әйтергә кирәк, Арчаныкы җәй көне, июль аенда өч көнлек итеп планлаштырыла. Россия төбәкләреннән – Удмуртиядә һәм ерак булса да, Чиләбедә җыелырга телибез.  Удмуртиядә татар балалар бакчасы уңышлы эшләп килүен беләбез. Анда безгә “Ак калфак” хатын-кызлары сабыйларга милли тәрбия бирү үрнәген күрсәтәчәк, “Шәҗәрә бәйрәме”н әзерләячәк. Чиләбегә исә “Нәни энҗеләр” өлкә бәйгесенә барабыз. Бүгенге көндә “Татар кызы” бәйгесе бар, ул халыкара статус алды, анда бик күп төбәкләрдән, илләрдән татар кызлары катнаша. Әмма милли үзаңның нигезен кечкенәдән салырга кирәк. “Нәни энҗеләр” бәйгесендә 5-6 яшьтән башлап татар кызлары катнаша. Чиләбедә мондый бәйге инде өченче тапкыр оештырыла. Бу тәҗрибәне башка төбәкләргә дә үзләштерергә кирәк”, - ди Кадрия Идрисова.

Болардан тыш, “Ак калфак” хатын-кызлары 2018 елда Казахстанга да барачак. Анда “Татар кызы” бәйгесе шаһиты булачак һәм Казахстанның татар хатын-кызлары белән очрашачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10