ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Бүген Рөстәм Миңнеханов Калининградта эшлекле сәфәрдә була
Татарстан умартачылары бал уңышын җыя башлады
Р.Миңнеханов Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләрен полициягә 300 ел тулу белән котлады
ТР иҗтимагый палатасы әгъзасы ташъязма истәлекләрне торгызу көнен булдыру кирәк дип саный
Дамир Фәттахов Яшьләр хөкүмәтенә үз ведомствосы эшчәнлегендә катнашырга тәкъдим итә

Хәвеф-хәтәр

Әгерҗе районында автомобиль елгага төшеп киткән, өч кеше үлгән, берсе югалган

15 ноябрь 2017, 15:34

Әлеге фаҗига Наҗар авылы янында булган, эзләү эшләре дәвам итә.

(Казан, 15 ноябрь, “Татар-информ”). Әгерҗе районында автомобиль елгага төшеп киткән, өч кеше үлгән, берсе югалган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген ашыгыч хезмәтләрне чакырту 112 бердәм телефон номерына полиция хезмәткәрләреннән 12 ноябрьдә төнлә Удмурт Республикасы номерлары белән 11 нче модельле “Лада”ның Наҗар авылы янында Иж елгасына төшеп китүе турында хәбәр алынган.

Урынга 6 нчы зона-коткару төркеме водолазлары килгән. Ачыкланганча, 4 кеше бирегә балыкка дип килгән булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, рульдә Тирсә авылы ннан салмыш хатын-кыз булган машина текә ярдан елгага төшеп киткән. Машинада шулай ук өч ир-ат та булган.

Водолазлар автомобильдән 43 яшьлек ир-ат, 37 яшьлек Ижевск кешесен һәм хатын-кызның үле гәүдәсен чыгарган. 62 яшьлек ир-ат автомобильдә булмаган. Ир-атны эзләү дәвам итә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10