ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Иран җанатарлары “Казан-Арена”дагы матчка әзерләнә
Инстаграмда Гүзәл Яхинаның шәхси бите ачылды
Казан, җанатарларны бәлеш белән сыйлап, Дөнья чемпионаты шәһәрләре бишлегенә керде
Владимир Путин Россия – Мисыр матчын карамаган
Россельхознадзор: Татарстанда ветеринария документларының 99 проценты электрон форматта

Татар дөньясы

Бельгиядә яшәүче 11 яшьлек Аделина татар телен яклап ачык хат язган

13 ноябрь 2017, 16:58

Аделина ел саен Урта диңгез буендагы лагерьда татар телен өйрәнә.

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Бельгиянең Льеж шәһәрендә яшәүче 11 яшьлек Аделина Бөтендөнья татар конгрессына. татар телен яклап, ачык хат белән мөрәҗәгать иткән. Бу хакта "Бельгия татарлары" берлегенең социаль челтәрдәге аккаунтында хәбәр ителә.

Аделина - милләте буенча татар, Бельгиянең французлар яши торган өлешеннән. Былтыр ул беренче тапкыр татарларның тарихи Ватанында - Татарстанда була. Туган иленнән еракта яшәүгә карамастан, Аделина татар телен онытмый, ул Айдар Галимов җырларын тыңлый, аның күп җырын белә. 

"Татар мин - татар кызы... "Кояш, диңгез, дусларым!"​  Т​уган телемдә сөйләшә белү, уйлый һәм хыяллана алу - ниндий зур бәхет. Дәү әнием, дәү әтием, сез минем белән горурлана аласыз. Иң​ ​элек өйрәнгән сүзләрем дә ​"әнием, ​әти​ем, матурым, бәгърем" дигән сүзләр булды.

Үземнең газиз телемдә сөйләшәм​, мин ТЕЛИМ ​сөйләшергә... hәм Сөйләшермен. Нигә дисезме? ​​Чөнки ул ​- Минем ана телем.

Татар кызы булуым белән мин горурланам", - дип язган Аделина.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10