ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Зәйдәге торак йортта газ шартлауның башлангыч сәбәбе билгеле булды
Рөстәм Миңнехановка Зәйдәге гадәттән тыш хәл турында соңгы мәгълүматлар хәбәр итеп торыла
Зәйдә газ шартлаган йорттан кешеләрне күчерделәр
22 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы быел 47 механик әзерләп чыгара

Спорт

Пермь шәһәрендә татарча көрәш көндәшлеккә сәләтле спорт төренә әйләнде – Рамил Мөхәммәдиев

13 ноябрь 2017, 11:39

Көрәш буенча җирле федерация президенты әйтүенчә, яңа секцияләр ачарга милли җанлы кешеләр теләктәшлек күрсәтә.

(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Моңа кадәрге елларда татарча көрәш Пермь төбәгенең авылларында күбрәк танылу алган булса, хәзер милли спорт төренең төп үзәге Пермьгә күчкән. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Кунгур шәһәрендә узган “Урал кубогы” турниры барышында Пермь крае көрәш федерациясе президенты Рамил Мөхәммәдиев җиткерде.

“Көрәшнең шәһәрдә киң җәелә баруы сөендерә. Шәһәрдә башка спорт төрләре белән шөгыльләнү мөмкинлеге булуын да искә алсак, көрәшебез көндәшлеккә сәләтле спорт төренә әйләнә, дигән сүз. Бу куандыра. Авылларда эш бетү сәбәпле, яшьләр шәһәргә тартыла. Шуңа да Пермьдә көрәш белән шөгыльләнүче яшьләр, студентларның саны арта бара”, – диде Рамил Мөхәммәдиев.

Аның сүзләренчә, ярышларны уздыру урыны буларак, төбәкнең Кунгур шәһәре сайлануы да юктан гына түгел, биредә көрәш соңгы вакытта үсеш кичерә, яңа секцияләр ачарга мөмкинлек тудырылган.

“Районның татар авылларында көрәш секцияләрен ачтык. Авыл җирлеге башлыгы вазифасын башкаручы татар кешеләре, хөкүмәтнең эчке сәясәт департамендагы милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге дә бу мәсьәләдә теләктәшлек күрсәтә, урындагы иганәчеләр булыша. Нәтиҗәдә көрәш белән шөгыльләнүчеләребез арта, ярышларга йөрергә мөмкинлекләр туа”, – ди федерация җитәкчесе.

Исегезгә төшерәбез, 10-12 ноябрьдә Пермь крае Кунгур шәһәрендә көрәш буенча "Урал кубогы” ярышлары узды. Россиянең 12 төбәгеннән 109 көрәшчене үзенә җыйган ярышта Пермь көрәшчеләре команда беренчелегендә 3 нче булды


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10