ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Ижевскида җимерелгән йорттагы 198 фатирның 97се яшәргә яраклы

13 ноябрь 2017, 11:57

Әлеге тугыз катлы йорт моннан 27 ел элек төзелгән, анда 550 кеше теркәлгән.

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Ижевскида газ шартлау нәтиҗәсендә өлешчә җимерелгән йортны тикшерү нәтиҗәләре биредәге 198 фатирның 97се генә яшәргә яраклы икәнлеген күрсәтте. Бу хакта "РИА Новости" агентлыгына ашыгыч хезмәтләрдәге чыганактан билгеле булган.

Шунысын да искәртик: 9 ноябрьдә газ шартлау аркасында шәһәрнең Удмуртсткая урамында урнашкан 36 нчы йорт өлешчә җимерелеп төшә. Барлыгы җиде кеше һәлак булды. Әлеге тугыз катлы йорт моннан 27 ел элек төзелгән, анда 550 кеше теркәлгән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10