ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда ир-ат подъезд түбәсеннән машина өстенә егылып төшкән

12 ноябрь 2017, 16:31

Әлеге хәл бүген иртән Бакый Урманче урамындагы 7нче йорт янында булган.

(Казан, 12 ноябрь, "Татар-информ"). Казанның Идел буе районында ир-ат подъезд түбәсеннән өй янына куелган автомобиль өстенә егылып төшкән, дип хәбәр итә социаль челтәрләрдән файдаланучылар.

Әлеге хәл бүген иртән Бакый Урманче урамындагы 7нче йортта булган. Ир-ат өченче кат биеклегеннән “Хендэ Солярис” машинасы өстенә төшкән.

Бәрелүдән автомобиль нык зыян күргән, ә  тән җәрәхәтләре алган ир-атны хастаханәгә озатканнар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10