ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Балык Бистәсе районында гадәттән тыш хәл аркасында ир-ат һәлак булган

12 ноябрь 2017, 11:31

Һәлакәт Шумково авылында Мелиоративная урамындагы 16нчы йорт каршында килеп чыккан.

(Казан, 12 ноябрь, "Татар-информ"). Балык Бистәсе районында җиңел машина туктап торган “КамАЗ”га килеп бәрелгән һәм "КамАЗ"ның якында гына басып торган йөртүчесе өстенә килеп төшкән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Һәлакәт Шумково авылында Мелиоративная урамындагы 16нчы йорт каршында булган.

33 яшьлек ир-ат идарә иткән “Киа” машинасы кибет янында туктап торган “КамАЗ” прицебына килеп бәрелгән. Көчле бәрелү автомобильне йөк машинасының 57 яшьлек йөртүчеcе өстенә китереп ыргыткан. Алган җәрәхәтләрдән ир-ат урында һәлак булган.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, һәлакәт җиңел машина йөртүчесе тиешле тизлекне сайламаганлыктан килеп чыккан.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10