ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле
Рөстәм Миңнеханов һәм Джанни Инфантино Казанда Испания - Иран матчын карый
Иртәгә Казанда яңгыр һәм көчле җил көтелә
2018 елгы Дөнья чемпионаты көннәрендә шәһәр яны поездларының маршруты үзгәрә
20 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Икътисад

Бүген Россия Саклык банкы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

12 ноябрь 2017, 09:31

Һөнәри бәйрәм 1998 елда башлангыч алган.

(Казан, 12 ноябрь, "Татар-информ"). Һәр елны 12 ноябрьдә Россия Саклык банкы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Һөнәри бәйрәмгә нигез 1998 елда салынган. 12 ноябрь көне исә очраклы рәвештә генә сайланмаган. 1841 елда ул көнне император Николай I тарафыннан Россия саклык кассалары булдыру турында Указ имзаланган булган.

Россия банк системасы Европа үрнәгендә салынып, шул эздән бара. Бүген илебезнең 83 субъектында Россия Саклык банкының 11 сәгать поясында урнашкан якынча 18 мең бүлекчәсе  бар. Россиядә генә Саклык банкының 110 миллионнан артык клиентына хезмәт күрсәтелә — бу ил халкының яртысыннан артыгы дигән сүз. Чит илләрдә Россия Саклык банкы хезмәтеннән 11 миллион тирәсе кеше файдалана.

Искәртеп үтик, 2 декабрьдә безнең илдә Банк хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10