ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Уфада татар телен өйрәнү клубы эшли башлады

11 ноябрь 2017, 14:36

Беренче дәрес 16 ноябрьдә узачак.

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Уфалы Гөлшат Сафина Башкортстан башкаласында татар телен өйрәнү клубы ачты. Беренче дәрес 16 ноябрьдә узачак. Тукай телен яратучылар «АртКлуб» иҗади остаханәдә очрашачак. Бу хакта "Башинформ" яза.

“Гөлшат Сафинаның татар теле курсларын «АртКлуб»ның яңа проекты – “Тел мохите” кысаларында башлыйбыз, - диде иҗат остаханәсе директоры Айгөл Рәшитова. - Без башкорт һәм татар телләрен популярлаштырырга омтылабыз. Башкорт, татар теле укытучылары, филологлар, тарихчылар тел белгечләреннән, тел белән менталитетның бәйләнеше, телләрнең йогынтысы турында мавыктыргыч итеп сөйли белүчеләрдән тәкъдимнәр көтәм”.

Гөлшат Сафина беренче югары белеме буенча татар теле һәм әдәбияты укытучысы, берничә ел Айдар Галимовның матбугат секретаре булып эшләгән, директор урынбасары вазифасында татар журналын ачкан.

Дәресләр бушлай, әмма татар телен өйрәнү өчен көчле эчке мотивацияләре булу мәҗбүри шарт. Төркем оештырылган, укуларны 2018 елның маена кадәр дәвам итү планлаштырыла. Әгәр финансларга әзер иганәчеләр табылса, бу проектны үстерү күздә тотыла.

“Мин тел өйрәнү белән генә чикләнергә теләмим, татар ашлары буенча мастер-класслар, татар артистлары белән очрашулар, татар фольклорын өйрәнү планлаштырыла.

Укуларга йомгак ясап, студентлар белән “Каз өмәсе” яки “Карга боткасы” кебек тамаша кую турында уйлыйм, төркемнең ни дәрәҗәдә әзер булуына карарбыз”, - дип уртаклашты  планнары белән Гөлшат.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10