ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Башкортстан республикасында “Фәхретдин укулары” узачак

11 ноябрь 2017, 11:16

Конференциядә дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, дин һәм җәмәгать, фән һәм мәгариф эшлеклеләре катнаша.

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). 14 ноябрьдә Уфада “Фәхретдин укулары” IV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе ачылачак. Укуларны Россия мөселманнары Диния идарәсе, Россия Мөфтиләр шурасы, Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте, М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты һәм Мәскәү ислам институты оештыра. Бу хакта “Башинформ” яза.

Конференциядә дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, дин һәм җәмәгать, фән һәм мәгариф эшлеклеләре катнаша.

Укулар Башкортстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте оешмасының 100 еллыгына, Россия голәмәләренең немец фашистлары илбасарларына каршы фетнәнең 75 еллыгына һәм М.Солтанова исемендәге мәдрәсәнең 20 еллыгына багышлана.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10