ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Үзбәкстанның Бохара шәһәрендә махсуслашкан туристик комплекс барлыкка киләчәк

11 ноябрь 2017, 09:26

Ул 2017-2020 елларга туризмны үстерү программасы кысаларында төзелә.

(Бохара, 11 ноябрь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Үзбәкстанның Бохара шәһәрендә махсуслашкан туристик комплекс барлыкка киләчәк. Ул шәһәрнең тарихи объектларыннан читтә, шәһәр үзәгендә урнашачак. Төзелеш Үзбәкстан хөкүмәте тарафынннан кабул ителгән 2017-2020 елларга туризмны үстерү программасы нигезендә башкарыла. Бу хакта Татарстан журналистлары белән очрашуда Үзбәкстанның Бохара өлкәсе губернаторының туризмны үстерү буенча урынбасары Ботырҗон Шахриеров белдерде. Очрашу Татарстан гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләренең пресс-туры кысаларында оештырылды.

Туристик комплекска ун гектар җир бүлеп бирелгән. Аның эчендә амфитеатр, Бохара тарихына багышланган һәйкәл, кунакханәләр, җәмәгать туклану пунктлары, күл, виллалар, күңел ачу объектлары һәм башка инфраструктура булачак. Проектка чит ил инвесторлары да җәлеп ителгән.

Туристик комплекста ял итүчеләр Бохара шәһәренең һәм өлкәсенең туристлык мөмкинлекләреннән файдалана алачак. Өлкә җитәкчелеге югары сыйфатлы хезмәт күрсәтәчәгенә ышандыра.

Моннан тыш, шәһәрдә һөнәрчеләр үзәге булдыру планлаштырыла. Үзбәк халкының иң билгеле кул һөнәрләре - келәм туку, көмештән кою, ефәк һәм алтын җепләр белән чигү, тимердән пычаклар кою. Үзәк әлеге һөнәрләрне буыннан-буынга тапшыру традицияләрен да ныгытачак, дип исәпли өлкә җитәкчелеге.

Бохарага безнең эрага кадәр VI гасырда нигез салынган дип исәпләнә. Иң бай хәдисләр җыентыгын туплаган Имам әл-Бохариның туган шәһәре. Бу шәһәрдә татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗанинең укуы һәм яшәве билгеле. Медицина өлкәсендә фәнни казанышларга ирешкән галим Əбугалисинаның туган авылы Афтана Бохара өлкәсендә, Бохарадан 35-40 километр ераклыкта урнашкан.

Бохарада 120гә якын кунакханә бар, шуларның 80% югары класслы. Бу регионның туристлык ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерми, шуңа кунакханәләр төзү дәвам итә, ди өлкә җитәкчелеге. Өлкә районнарында да 15 кунакханә төзелә, киләчәктә ул районнарда зиярат кылырга мөмкинлек бирә торган туристик юнәлешләр үстереләчәк.

Туризмны үстерү бурычын ил хөкүмәтенә Үзбәкстан президенты Шәүкәт Мирзиеев йөкләгән. Бу эшне контрольдә тоту өчен дүрт регионда - Бохара, Сәмәрканд, Һива, Ташкент өлкәләрендә губернаторларның туризм буенча урынбасар вазифасы булдырылган. 2017-2020 елларга туризмны үстерү программасы кабул ителгән.

Соңгы елда Үзбәкстанга сәяхәт кылучылар саны 20 процентка арткан. Хәзер чит илдән туристлар агымы елына 3 млн кеше тәшкил итә. Шуларның бер миллионы Бохараны да күреп китә. Иң күп туристлар Европа илләреннән - Испания, Италия, Бөекбританиядән килә, икенче урында АКШ, өченче урында Азия илләре - Япония, Көньяк Корея, Кытай.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10