ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле
Рөстәм Миңнеханов һәм Джанни Инфантино Казанда Испания - Иран матчын карый
Иртәгә Казанда яңгыр һәм көчле җил көтелә
2018 елгы Дөнья чемпионаты көннәрендә шәһәр яны поездларының маршруты үзгәрә
20 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Дин

Казанда вакфларны эшләтү тәҗрибәсе белән уртаклашачаклар

10 ноябрь 2017, 21:14

Конфенция ике секциядә оештырыла. Алар: “Вакфның гомуми нигезләре һәм кагыйдәләре” һәм “Вакф үсешендә Россия һәм чит ил тәҗрибәсе”.

(Казан, 10 ноябрь, "Татар-информ"). 21 ноябрьдә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстан вакф фонды "Россиядә вакфлар: үзенчәлекләре һәм үсеш перспективалары" дип исемләнгән халыкара конференция уздырачак. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фәнни җыенда чит ил һәм Россия кунакларын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламлиячәк. Үзләренең вакф өлкәсен үстерү тәҗрибәсе белән Төрек Республикасының Казандагы генераль консулы Турхан Дилмач, Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль Консуллыгы җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Алибеман Эгбали Зарч, Бахрейннан югары шәригать суды рәисе Ибраһим әл-Мераихи, Ислам банкы үсеше белгече Мөхәммәд Салемнең уртаклашачак.

Конфенция ике секциядә оештырыла. Алар: “Вакфның гомуми нигезләре һәм кагыйдәләре” һәм “Вакф үсешендә Россия һәм чит ил тәҗрибәсе”. Шушы темаларга үзләренең эзләнүләре белән фәнни чыгышларында Болгар ислам академиясе, Мәрҗани ис.Тарих институты, КФУ,ТР Фәннәр академиясе, Россия ислам институты галимнәре һәм Чуваш республикасы, Самара өлкәсе, Башкортостан мөфтиятләреннән килгән вәкилләр таныштыра. Татар җәмгыятендә вакфның үсеше, тарихы, бүгенге халәте нинди? Чит илләрдә вакф системасы ни рәвешле эшли? Вакфлар социаль хәерчелек белән көрәшүгә нинди өлеш кертә ала? Вакфның Россия кысаларында үсеше мөмкинме? Конференциядә әнә шушы сорауларга җавап эзлиячәкләр.

Конференция Казанның “Мираж” отелендә үтәчәк. Башлана сәг. 9.00. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10