ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Төркия Россияне янә томат белән тәэмин итә башлады

10 ноябрь 2017, 18:38

Россиягә Төркия яшелчәләренең беренче партиясен Agrobay Seracilik предприятиесе җибәргән.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Төркия чикләүләрдән соң янә Россиягә беренче партия томат җибәрде, дип яза ТАСС Anadolu Ajansı га сылтама белән.

Басма мәгълүматлары буенча, беренче партияне Agrobay Seracilik предприятиесе җибәргән, ул Россия компанияләре белән быел 5 мең тонна томат белән тәэмин итү турында килешү имзалаган.

Төркия предприятиесе идарәсе әгъзасы Арзу Шентюрк раслаганча, Төркия помидорлары партиясен Россиянең Төньяк башкаласына җибәргәннәр инде.

Агросәнәгать компаниясе вәкиле помидорлар партиясе җибәрелү фактын раслады, 20 тонна яшелчә шулай ук Мәскәүгә дә җибәрелгән. Россиядә компания X5 Retail Group һәм «Лента» ритейлеры белән эшлекле мөнәсәбәтләрне җайга салган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10