ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

2018 һәм 2020 елларда Россиядә халык исәбен алу көннәре билгеле

10 ноябрь 2017, 13:33

Соңгы тапкыр халык санын алу 2010 елда уздырылган иде, ул чакта Россиядә 142,9 миллион кеше яшәгәнлеге ачыкланды.

(Казан, 10 ноябрь, "Татар-информ"). 2018 һәм 2020 елларда Россиядә халык санын алу үткәрү көтелә. РФ Хөкүмәте аларның көннәрен билгеләде: икесе дә 1-31 октябрьдә оештырылачак, дип яза “Российская газета”.

2018 елдагысы әзерлек чарасы булып тора, ул якынча 550 мең кешене колачлаячак. Бу эшләр өчен Росстат җаваплы булачак.

Соңгы тапкыр халык санын алу 2010 елда узган иде. Ул чакта Россиядә 142,9 миллион кеше яшәгәнлеге ачыкланды. 2002 ел белән чагыштырганда, сигез елда Россиядә халык саны 2,3 миллионга кимегәнлеге мәгълүм булды: 1,1 миллион – шәһәрләрдә, 1,2 миллион – авылларда. Шушы вакыт эчендә Россиядә 8,5 мең авыл юкка чыккан. 19,4 мең “үле” авыл теркәлгән, ягъни алар картада булса да, анда бер кеше дә яшәми.

2010 елдагы халык исәбен алу нәтиҗәләре халыкның 74 проценты – шәһәрләрдә, 26 проценты авылларда яшәвен күрсәтте. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10