ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Актанышта 14 яше тулган 21 егет-кызга тантаналы төстә паспортлар тапшырылды

10 ноябрь 2017, 22:00

10 ноябрьдә хокук саклау органнары хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәре – полиция көнен билгеләп үтәләр.

(Актаныш, 10 ноябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). 10 ноябрьдә хокук саклау органнары хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәре – полиция көнен билгеләп үтәләр. Хокук саклау органнары нинди генә үзгәрешләр кичерсә дә, шунысы үзгәрешсез кала: полиция һәрвакыт җәмгыятьтәге тәртипне һәм гражданлык хокукларын яклауны гарантияли.

Менә шундый бәйрәм алдыннан Актаныш районында, күркәм традицияне дәвам итеп, 14 яше тулган 21 егет-кызга тантаналы төстә паспортлар тапшырылды.

Районның ЗАГС бүлегендә оештырылган бу чарага Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге ветераннары Камил Зәйнуллин, Фәһиянур Вәгыйзова, паспорт алучыларның әти-әниләре дә чакырулы иде.

Чарада район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегендә Миграция мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе Эльвира Гарипова, "Яшь гвардия"не һәм "ФОРПОСТ" оешмасын җитәкләүче Назил Латыйповлар катнашып, укучыларны шушы истәлекле көннәре белән котлап, үзенең иң изге теләкләрен җиткерделәр, диелгән район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10