ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Җәяүлене үткәрмәгән өчен штраф күләме артты

10 ноябрь 2017, 07:18

Элек булган 1500 сум урынына, санкция хәзер 1500 дән 2500 сумга кадәр тәшкил итәчәк.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»).Бүген, 10 ноябрьдә, Россия җәяүлеләргә юл бирмәгән дәмашина йөртүчеләргә карата җәзаны катгыйландыра торган административ кодекс маддәсе гамәлгә керә. Элек булган 1500 сум урынына, санкция хәзер 1500 дән 2500 сумга кадәр тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә “Известия”.

Машина йөртүче өстенлеккә ия җәяүлене яки велосипедчыны үткәрмәсә, штрафка тартылачак.

iz.ru порталы хәбәр иткәнчә, узган атнада Россиядә боҗралы урам киселешләрен үтүне үзгәрткән яңартылган юл хәрәкәте кагыйдәләре үз көченә керде. Хәзер тиешле юл билгеләре булганда, боҗрага кергән машина йөртүчеләр боҗра буенча хәрәкәт итүчеләргә юл бирергә тиешле.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10