ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанга Япония принцессасы Хисако Такамадо килде
Польшада татар милли ашлары көннәре бара
“Метаморфозы”: Нурбәк Батулла һәм аның командасыннан хореографиягә яңача караш
Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советы утырышында катнашачак
Татарстан Президенты Испания Корольлегенең Россиядәге Илчесе белән очрашачак

Рәсми Татарстан

Татарстан Президенты Чиләбедә Россия - Казахстан төбәкара хезмәттәшлек форумында катнаша

9 ноябрь 2017, 15:42

Форум кысаларында Татарстан хөкүмәте һәм Актүбә өлкәсе хакимияте арасында хезмәттәшлек буенча килешү имзалану планлаштырыла.

(Казан, 9 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Чиләбе шәһәренә килде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Казахстанның XIV төбәкара хезмәттәшлек форумында катнаша.

Форумның төп эшчәнлеге кешелек капиталын үстерү темасына багышлана. Әлеге чарада Россия Президенты Владимир Путин һәм Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев катнашуы көтелә. Форум кысаларында Татарстан хөкүмәте һәм Актүбә өлкәсе хакимияте арасында хезмәттәшлек буенча килешү имзалану планлаштырыла.

Искәртеп үтик, 2016 елда Татарстан һәм Казахстан арасындагы ике яклы тышкы сәүдә әйләнеше 425,4 млн долларны тәшкил итте.

Татарстаннан экспортка нефть, минераль ягулык, пластмассадан эшләнмәләр, транспорт чаралары, каучук, җиһазлар һәм төрле механик җайланмалар тәкъдим ителде. Казахстан исә, үз чиратында, кара металл, пластмасса, ягулык һәм башка товарлар җиткерә.

Казахстаннан республиканың 24 югары уку йортында (филиалларны да кертеп) 1348 студент белем ала.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10