ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
“Балкыш” фестивале лауреатлары Филармония бакчасында хәйрия концерты уздыра
Татарстан баш приставы урынбасары итеп Әнвәр Закиров билгеләнде
Татар дәүләт филармониясе хәйрия концертларында бер миллион сумнан артык акча җыярга уйлый
Казанда дөнья чемпионатында 200гә якын халык фольклор коллективы чыгыш ясаячак
Әлмәт районында “КАМАЗ” һәм “БМВ” бәрелешкәннән соң төшерелгән видео барлыкка килде

Мәдәният

Татарстанның Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Мәскәүдә фестивальдә катнаша

9 ноябрь 2017, 13:19

3 — 12 ноябрьдә Мәскәүдә Рус география җәмгыятенең III Фестивале уза.

(Казан, 9 ноябрь, "Татар-информ"). 3 — 12 ноябрьдә Мәскәүдә Рус география җәмгыятенең III Фестивале уза. 2017 елда Фестиваль Россия халыкларының бердәмлеге һәм күптөрлелегенә багышлана. Бу хакта Татарстанның Мәскәүдәге тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фестиваль «Россия күңеле – аның кешеләре» шигаре астында уза.

Чарада Россиянең утыздан артык төбәге катнаша. Фестивальдә тәкъдим ителүче экспозиция 6000 квадрат метр мәйданда урнашкан. Аның төп зоналарын «Россия халыкларының тораклары», «Халык киемнәре»,«Россиядә һәнәрчелек», «Россия халыкларының бәйрәмнәре, йолалары һәм уеннары», «Әкияти урман» сәхифәләре, 2017 елның «Иң матур ил» конкурсында җиңүчеләрнең фотокүргәзмәсе тәшкил итә.

Бәйрәм кунакларына бәйрәм йолалары, костюмнар төрлелеге, орнаментлар үзенчәлеге ачылачак, һәнәрчелек буенча дәресләр үткәреләчәк.

10 көн дәвам итәчәк фестивальдә Россиянең төрле тәбәкләреннән килгән фольклор коллективларының чыгышлары да була. Татарстан Республикасын фестивальдә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле тәкъдим итә. Ансамбль чыгышы 9 ноябрьгә билгеләнгән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10