ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Ульяновск шәһәрендә грек-рим көрәше буенча Рамис Садиев исемендәге турнир үткәрелде

8 ноябрь 2017, 20:11

Турнирда Россиянең 15 төбәгеннән 150 дән артык егет "Иң оста һәм иң көчле көрәшче" исемен алу өчен көч сынашты.

(Казан, 8 ноябрь, "Татар-информ"). Ульяновск шәһәре соңгы елларда Бөтенроссия, халыкара бәйге һәм спорт фестивальләре уздыру мәйданчыгына әверелде. Башка спорт төрләре белән бергә, биредә 20 елдан артык татар көрәше буенча да Идел буе төбәкләренең зур бәйгесе үткәрелеп килә. Ә бүгенге грек-рим көрәше буенча оештырылган ярыш спортның әлеге төре буенча өлкә федерациясенең элеккеге президенты, моннан биш ел элек фаҗигале төстә вафат булган көрәшче Рамис Садиев истәлегенә багышланган, дип хәбәр ителә Бөтендөнья татар конгрессы сайтында.

Һәр елдагыча, турнирның хөрмәтле кунаклары Рамисның әти-әнисе булды. Милләттәшебез хөрмәтенә уздырылган көрәш бәйгесендә берничә тапкыр дөнья, Европа һәм Олимпия чемпионнары Виталий Константинов, Хәсән Бароев һәм Алексей Мишиннарның катнашуы, турнирның илебездә ни дәрәҗәдә танылуы һәм югары абруе хакында сөйли. Килгән кунаклар танылган көрәшче хакындагы истәлекләре белән дә уртаклашты. Рамис үзенең игезәк ике улын - Данис белән Фидельне дә кече яшьтән үк спортка алып килә. Бүген алар икесе дә яшьтәшләре белән көрәшчеләр келәмендә бил алыша. Үзе исән чакта ул, көрәш белән генә шөгыльләнеп калмыйча, татар милли көрәшенә яшьләрне тарту буенча да зур эш башкара һәм лаеклы ялдагы спорт ветераннарына, аларның гаиләләренә ярдәм итеп яши.

Турнирда Россиянең 15 төбәгеннән 150 дән артык егет "Иң оста һәм иң көчле көрәшче" исемен алу өчен көч сынашты. 130 кг лы авырлыкта беренчелекне Мәскәү өлкәсеннән Алихан Аюбов алса, 98 кг лылар арасында Ульяновскидан Эдгар Хәмидуллинга тиңнәр табылмады.

Ә турнирга берничә көн кала Рамисның дуслары, һәр елдагыча, аның рухына багышлап шәһәр рестораннарының берсендә, зурлап, корбан ашы мәҗлесе дә уздырдылар һәм аның турындагы истәлекләре белән кабат уртаклаштылар, диелә Рамис Сафин хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10