ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстанда җиңел машина поездга бәрелеп, дүрт кеше һәлак
Бүген Казанның өч районында ут булмаячак
Милли киемнәр дизайнеры Флера Калмурзина вафат
15 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Мөселман балалар Сабан туе батыры билгеле булды

Фән һәм мәгариф

Татарстан Мәгариф һәм фән министры: Татар теле укытучыларын кыскартуга юл куймаска кирәк

8 ноябрь 2017, 15:43

Энгель Фәттахов сүзләренчә, кыскартылган очракта укытучыларга башка вазифа тәкъдим ителергә яки яңадан укыту оештырылырга тиеш.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Хәзер төп бурыч – уку елы уртасында татар теле һәм әдәбияты укытучыларын кыскартуга юл куймаска кирәк. Бу хакта бүген бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 33 нче утырышында Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белдерде.

“Кичә республика мәктәпләрендә икенче чирек башланды, күзәтчелек органнары таләпләре буенча мәктәпләр уку планнары алмаштырган. Уку планнары үзгәрү белән укытучыларга йөкләнеш үзгәрә”, – дип билгеләп үтте министр.

Вице-премьер сүзләренчә, узган атнада ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәр муниципаль район вәкилләре белән әңгәмәләр үткәргән. “Без һәр муниципалитет, һәр директордан үз укытучыларына игътибарлы булуларын сорыйбыз. Кыскартылган очракта укытучыларга башка вазифа тәкъдим ителергә яки яңадан укыту оештырылырга тиеш. Муниципалитетлар мәгълүматлары буенча, 220 укытучы кыскартылырга мөмкин. Көн саен бу санны кыскарту өстендә эшлибез”, – диде ул.

Укытучыларның дәрес саннары кимегән очракта, алар ике ай уку башында билгеләнгән хезмәт хакын алачак.

“Яңа уку планнары рус теле укытучыларына йөкләнешне арттырачак”, – дип билгеләп үтте докладчы. Рус теле укытучыларына гомуми ихтыяҗ 219 кеше тәшкил итә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10