ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Зәйдәге торак йортта газ шартлауның башлангыч сәбәбе билгеле булды
Рөстәм Миңнехановка Зәйдәге гадәттән тыш хәл турында соңгы мәгълүматлар хәбәр итеп торыла
Зәйдә газ шартлаган йорттан кешеләрне күчерделәр
22 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы быел 47 механик әзерләп чыгара

Рәсми Татарстан

Татарстан Хөкүмәте йортында Бөтендөнья банкы эксперты Флорентин Бланк лекция укыды

8 ноябрь 2017, 13:54

Лекцияне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та тыңлады.

(Казан, 8 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Бөтендөнья банкы эксперты Флорентин Бланк «Контроль-күзәтү эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыру һәм, икътисадый үсешкә ярдәм коралы буларак, аның потенциалын гамәлгә ашыру» темасына лекция укыды. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте җиткерә.

Лекцияне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Бөтендөнья банкының Россия Федерациясендәге директоры һәм даими вәкиле Андраш Хорваи, республика министрлыклары һәм идарә тармагы җитәкчеләре тыңлады.

Кереш сүзендә Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, моңарчы Андраш Хорваи җитәкчелегендә Бөтендөнья банкы делегациясе белән очрашу узган иде. «Без гамәлгә ашырырлык күп кенә файдалы фикерләр бар. Минемчә, Татарстан Бөтендөнья банкының барлык проектлары буенча да актив эшләячәк», – диде Татарстан Республикасы Президенты.

Лекция барышында Флорентин Бланк контроль-күзәтү эшчәнлеген гамәлгә ашыруның механизмнарын камилләштерү ысуллары турында, аерым алганда, тиешле оешмалар эшендә яңа алымнарны гамәлгә кертү турында сөйләде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10