ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстанда җиңел машина поездга бәрелеп, дүрт кеше һәлак
Бүген Казанның өч районында ут булмаячак
Милли киемнәр дизайнеры Флера Калмурзина вафат
15 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Мөселман балалар Сабан туе батыры билгеле булды

Фән һәм мәгариф

Японнар Чаллыдан "акыллы комлык" интерактив өстәлен алалар

8 ноябрь 2017, 08:00

Чаллының интерактив системалары белән Россия, Казахстан, Япония һәм Белоруссиянең 50 шәһәрендә 1000нән артык балалар бакчасында файдаланалар.

(Чаллы, 8 ноябрь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Сүз шәһәребезнең "Балаларга инновацияләр" компаниясе уйлап чыгарган "акыллы комлык" интерактив өстәле хакында бара. Японнар аны Екатеринбург шәһәрендә узган "Иннопорм" халыкара күргәзмәсендә күрәләр.

Дәресләргә кертелгән биремнәр, японнар өчен махсус тәрҗемә ителгән. Әлеге "акыллы комлыклар" агымдагы ел тәмамланганчы мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен булган белем бирү үзәкләренә куелачак, дип фаразлана.

Хәзерге вакытта Чаллының интерактив системалары белән Россия, Казахстан, Япония һәм Белоруссиянең 50 шәһәрендә 1000 нән артык балалар бакчасында файдаланалар. Аларны Азия һәм Европа базарларына чыгару турында сөйләшүләр алып барыла.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10