ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан умартачылары бал уңышын җыя башлады
Р.Миңнеханов Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләрен полициягә 300 ел тулу белән котлады
ТР иҗтимагый палатасы әгъзасы ташъязма истәлекләрне торгызу көнен булдыру кирәк дип саный
Дамир Фәттахов Яшьләр хөкүмәтенә үз ведомствосы эшчәнлегендә катнашырга тәкъдим итә
Тамбов Сабан туе Уваров районы оешуга 90 ел тулуга багышлана

Хәвеф-хәтәр

Казанда 52 яшьлек ханымның 210 мең сум акчасын урлаганнар

7 ноябрь 2017, 09:16

Хатын-кыз Интернет сайтларның берсендә чит ил машинасы алырга булган.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда 52 яшьлек ханымның 210 мең сум акчасын урлаганнар. Хатын-кыз Интернет сайтларның берсендә чит ил машинасы алырга булган. Бу хакта Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бөгелмә районы полиция бүлегендә караклык буенча гариза карала. Гариза язучы Интернет сайтларның берсендә Бөгелмәдә яшәүченең "Мазда" машинасын сату игъланын күреп, шул машинаны алырга теләвен белдерде. Сатучы белән сөйләшкәч, "Мазда" хуҗасы хатын-кызга 210 мең сум акча күчерергә кушкан. Акча күчергәч, карак югалган.

Полиция хезмәткәрләре тарафыннан шалтырату Туладан булуы ачыкланган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10