ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Алексеевск районы Зур Тигәнәле авылы мәчете яңадан ачылды

7 ноябрь 2017, 01:00

Мәчет стеналарын эчтән дә, тыштан да җылытылган, яңа яктырту системасы эшләнгән.

(Алексеевск, 7 ноябрь○, "Татар-информ", "Таң", Әлфия Хөсәенова). 28 октябрьдә реставрациядән соң Зур Тигәнәле авылы мәчете яңадан ачылды, дип яза җирле басма.

Дүрт ай буена барган төзекләндерү эшләренә Ралиф Зарипов һәм аның гаиләсе иганәлек итте. Мәчет бинасы эчке һәм тышкы яктан яңача дизайн белән үзгәртелде.

Мәчетне ачу тантанасына Татарстан Республикасы Диния нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның урынбасары Мансур хәзрәт, социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Чурин, районыбыз мөхтәсибәте мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вальщиков, күрше районнар имамнары, авылның мөхтәрәм кешеләре, мәктәп укучылары, тирә-күрше авыл халкы җыелды. Бәйрәмне Казан шәһәре филармониясе музее мөдире Алсу Хәкимова алып барды.

Баштан кунакларны музейда музей хезмәткәрләре Лилия Зарипова белән Гөлсем Галиуллина, мәктәп укучылары каршылый. Шунда ук кунаклар өчен музей буйлап экскурсия үткәрелә. Шуннан соң алар мәчеткә озатыла.

Менә мәчеттә тирә-юньне моңландырып, халыкка иман нуры өләшеп, азан тавышы яңгырый. Алып баручы барлык кунакларны бу матур бәйрәм белән котлый һәм аларга изге теләкләр тели.
Күккә ашып, зәңгәр күккә
Тора изге нурын чәчеп,
Авылымның уртасында
Мәгърур манаралы мәчет.
Кунаклаган күктән төшеп
Алтынсыман ярым айлар.
Өйлә намазына бара
Аксакаллар, ак бабайлар!
Азанчы азанын әйтә,
Әй, түгелә, моң түгелә...
Һәм тарала бу тансык моң
Тигәнәлебез күгенә!
Авылымның тау башында
Мәгърур ап-ак мәчет тора.
Дөньяга иминлек теләп,
Ак бабайлар дога кыла.

– Торгынлык елларында да халык диннән ваз кичмәде, аерым өйләргә җыелып, җәмәгать намазлары укылды, – диде Алсу. – Дини кыйбланы югалтмыйча, авылдашларына дини хезмәт күрсәткән дин әһелләре Минһаҗ Зәйниев, Әбүбәкер Ситдыйков, Кәшшаф Мөлеков авылдашлар хәтерендә әле дә саклана. Борын-борыннан килгән дини йолалар, гореф-гадәтләр бүгенгә кадәр сакланып килде.

Мәчетне узган гасырның ахырында, 1993 елда “Разумовский” совхозы директоры Җәүдәт ага Әхмәтҗанов хуҗалык һәм халыктан җыелган акчага төзеткән иде. Ачылу тантанасы 1994 елның 22 гыйнварында чатнама салкын кыш көнендә уздырылды. Шуннан бирле мәчет 23 елдан артык халыкка хезмәт итә. Аның беренче имамы авылның мөхтәрәм карты, Бөек Ватан сугышы ветераны Әсәдулла абзый Хөснуллин иде.

Ул үз вазыйфасын чын күңелен биреп башкарды һәм соңгы сулышы да шушы бинада 1997 елның 18 апрелендә Корбан гаете намазын укыганда тукталды. Аннан имамлыкны Нургата абзый Зарипов, Касыйм абый Нуруллин, Галимҗан абый Гарипов, Камил абый Фәракшиннар дәвам иттерде.

Бүгенге көндә бу эшне Равил хәзрәт Хөсниев алып бара. Шушы нигездә имам булып эшләп, үзләренең көчләрен, вакытларын сарыф итеп, дөньядан үткән мәрхүмнәрнең рухларын бүгенге бәйрәмдә укылган догалар шатландырыр, иншалла.

Чирек гасырга якын вакыт узган, мәчетнең дизайны бүгенге көн таләпләренә туры килеп бетмәгән, чөнки дөньяда көн саен үзгәрешләр булып тора, кеше гел матурлыкка, зәвыклыкка омтыла. Мәчет хан сарае сыман үзгәреп, матураеп киткән. Әлбәттә, авыл җирлегенең дә, авыл халкының да, күпме генә тырышса да, бу матурлыкны тудырырга мөмкинлеге юк.

Шушы авыл кешесе Ралиф Кәрим улының ярдәме белән халыкка яңартып төзекләндерелгән мәчет бинасын күрергә насыйп булды, әлегә кадәр дә Ралиф ага Зарипов әлеге мәчетне һәрдаим карап торган, 2012 елда тәрәзәләрен заманча пластик тәрәзәләргә алмаштырган, тәһарәтханәгә су җылыткычлар куйдырган. Авылда аның хезмәтләре санап бетергесез.

Күз алдында милли-мәдәни ансамбль булып тезелеп киткән мәчет, музей, Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә багышланган обелиск комплексын төзетүгә һәм төзекләндерүгә дә зур өлеш керткән ул:

– Авыл халкы элек- электән динле булган, авылда дүрт мәчет эшләп торган, – дип сөйләп китте Ралиф Кәрим улы. – Совет чорында бу мәчетләр юкка чыккан, кайсылары мәктәп, клуб һәм икмәк саклау урыннарына әйләнгән, аннары бөтенләй сүтелгән. Шулай булса да, дин онытылмаган.

Әти- әниләребез намазларын укып, бәйрәм ашлары үткәреп яшәделәр. Үзебез дин тотмасак та, әти- әни йөрәкләребезгә иман нуры, Коръән нуры тутырып калдырганнар. Мәчет искерә башлаган иде, аны җылытырга да кирәк иде. Шуңа күрә гаиләм белән киңәшләштек тә, аны ремонтларга кирәк, дигән фикергә килдек. Хатыным да, улларым да риза булдылар.Аллага тапшырып, июнь аенда ремонт эшләрен башлап җибәрдек.

Мәчет стеналарын эчтән дә, тыштан да җылыттык, яңа яктырту системасы эшләнде, идәнгә яңа паласлар җәелде. Яңа шкафлар, урындыклар куелды. Инде авылдашларым алдында бурычым үтәлгәндер, дип уйлыйм. Ремонтчылар бригадасына, бригадиры Маринага рәхмәтем чиксез. Мәчетнең ишекләре һәрвакыт ачык булсын, авылдашлар да, юлаучылар да анда кереп, намаз укысын иде...


2003 елда авылда музей бинасы ачыла һәм шул ук елда яңа уку елы башыннан музей мөдире Фирдания апа Хөсниева, район табибәсе Рәисә Бадыйкова белән сөйләшеп, музейдагы бер бүлмәгә хатын-кызларны, мәктәп укучыларын җыеп, дин сабаклары бирүне оештырып җибәрә. Ул башлаган эш бүгенге көнгә кадәр дәвам итә, инде авылдагы хатын-кызларның күбесе дин сабакларын үзләштергән.

Хәзерге вакытта дин сабакларын укыту эшен Гөлсирә апа Хәмитшина алып бара. Мәчеткә йөрүче апалар күмәк мәҗлесләрендә матур итеп тәҗвид белән Коръән укыйлар. Берничә ел инде Ифтар ашы, Корбан бәйрәме, Мәүлет мәҗлесләрен бөтен авыл халкы белән бергәләп, “Алан” кафесында үткәрүләр гадәткә кереп киткән...

Сүз Рөстәм хәзрәткә бирелә. Ул әлеге авылда дин тотуның беркайчан да тукталмавын ассызыклап әйтте. 1994 елда мәчет төзелгәч, муллалык вазыйфаларын башкарган имамнарның, авыл зиратында ятучы мәрхүм-мәрхүмәләрнең, сугыш кырларында һәлак булган авылдашларның рухына Коръән сүрәләре укып, дога кылды. Ралиф Кәрим улына, аның гаиләсенә саулык-сәламәтлек, озын гомер, исәнлек-саулык һәм бәрәкәт теләде.

Мөфти урынбасары Мансур хәзрәт үзенең чыгышында мәчетнең яңаруы зур вакыйга булуын әйтте. Ә социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Петрович үзенең чыгышында авыл халкын зур бәйрәм белән котлады, ул Ралиф Кәрим улына – хакимият башлыгы Владимир Козонковның, ә Мансур хәзрәт мөфти Камил хәзрәтнең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Авыл җирлеге башлыгы Салават Әхмәтҗанов, Рашат Зарипов, совхозның элеккеге директоры Җәүдәт абый Әхмәтҗанов, авыл имамы Равил Хөсниев Ралиф Кәрим улына шундый зур эшләр башкарганы өчен рәхмәт әйтте.

Ахырдан мәктәп укучылары Илназ Галимов, Гөлназ Зарипова, Кадрия Хәлилова, Нәзилә Хәлилова, Рәмзил Зарипов, Айзилә һәм Әмир Хәкимовлар Коръән аятьләре укыдылар.

халык мәчет янында әзерләнгән тәмле пылау белән сыйланды, ә кунаклар, яңа палас-намазлыкларда Өйлә намазы укыгач, бөтенесе мул табын әзерләнгән “Алан” кафесында төшке аш ашады.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10