ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казан үзәгендә юл-транспорт һәлакәтендә машина әйләнгән

6 ноябрь 2017, 18:47

Юл-транспорт һәлакәте “Кольцо” янында бүген көндез булган.

(Казан, 6 ноябрь, "Татар-информ"). Казан үзәгендә ике машина бәрелешеп, берсе әйләнгән, дип хәбәр итә социаль челтәрләрдән файдаланучылар.

Юл-транспорт һәлакәте “Кольцо” сәүдә үзәге янында бүген көндез булган. Ике автомобиль дә җитди зыян алган. Өстәмә мәгълүматлар ачыклана.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе мәгълүматлары буенча, “Опель Астра” һәм “Джип” бәрелешкән, машина йөртүчеләрнең берсе зыян күргән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10