ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Башкортстанның ике районында тилчә буенча карантин вакыты чыга

6 ноябрь 2017, 12:07

Башкортстанда барлыгы 100 мең баш терлеккә прививка ясалган.

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). Башкортстанның Туймазы һәм Бүздәк районнарында тилчә буенча карантин вакыты чыга. Чикләүләр 21 көнгә кертелгән иде, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы.

7 ноябрьдә «Башинформ» агентлыгында Башкортстан авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов катнашында узачак матбугат конференциясендә тилчә буенча карантин мәсьәләсенә нокта куелачак.

Башкортстан Ветеринария идарәсе җитәкчесе Вәкил Буранбаев сүзләренчә, тилчә вирусына каршы вакцинацияләнгән терлек куркыныч тудырмый. Башкортстанда барлыгы 100 мең баш терлеккә прививка ясалган.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10