ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Дин

Әлмәт мәчетендә татар теле дәресләре башлана

6 ноябрь 2017, 07:10

Курслар 15 ноябрьдән башлана һәм һәр атнаның чәршәмбе көнендә булачак.

(Казан, 6 ноябрь, "Татар-информ"). Әлмәт мөхтәсибәтендә татар теле укыту дәресләренең икенче сезоны башлана. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Теләгән һәркем өчен дәресләр Әлмәт үзәк мәчетендә уздырылачак. Курслар 15 ноябрьдән башлана һәм һәр атнаның чәршәмбе көнендә, кичке сәгать алтыда булачак.

Курсларны филология фәннәре кандидаты, доцент Рәфкать Шириаздан улы Шаһиев алып бара.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10