ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Мәскәүдә яшәүче татарларның 80 проценты татар телен белми

3 ноябрь 2017, 20:48

Татарстанда чуваш, удмурт, мари һәм мордва балаларының 50 проценттан артыгы туган телләрендә укый.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Мәскәүдә яшәүче татарларның 80 проценты татар телендә сөйләшми. Бу хакта бүген Мәскәү-Казан-Симферополь видеокүперендә Мәскәү өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе башлыгы Фәрит Фарисов хәбәр итте.

“Бу мәсьәләне Мәскәү өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе 15 ел элек күтәргән иде. Кызганыч, ул вакытта безне ишетмәделәр. Без хәзер туган телне саклау проблемасын хәл итәбез. Бу - Россия җәмгыятенең уртак проблемасы”, - дип билгеләп үтте видеокүпердә катнашучы.

Татарстанда биредә яшәүче халыкларның телләрен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклау өчен зур эш башкарыла, диде республиканың Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов. Татарстанда чуваш, удмурт, мари һәм мордва балаларының 50 проценттан артыгы туган телләрендә укый.

Мәскәү-Казан-Симферополь видеокүперенең темасы Халыклар бердәмлеге көненә багышланган, аны оештыручыларның берсе - “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. Илебезнең милли җәмгыятьләре һәм традицион конфессияләре лидерлары хакимиятнең дәүләт институтлары белән элемтә һәм төрле өлкәдә үзара хезмәттәшлек турында сөйләделәр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10