ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле
Рөстәм Миңнеханов һәм Джанни Инфантино Казанда Испания - Иран матчын карый
Иртәгә Казанда яңгыр һәм көчле җил көтелә
2018 елгы Дөнья чемпионаты көннәрендә шәһәр яны поездларының маршруты үзгәрә
20 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Сәясәт

Айрат Фәррахов: Тел мәсьәләсен хәл итү өчен билгеле бер вакыт кирәк

3 ноябрь 2017, 11:49

Дәүләт Думасы депутаты тел мәсьәләсе буенча вакытсыз нәтиҗәләр ясаудан тыелырга чакырды.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Тел проблемасын хәл итү юллары табылачак, әмма моның өчен билгеле бер вакыт кирәк, дип саный Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов. Ул «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә биргән интервьюсында үз фикерен белдерде.

«Минем инануымча, мәсьәләне бер көндә генә хәл итү мөмкин түгел. Моның өчен билгеле бер вакыт кирәк. Без телебез һәм милли үзенчәлегебезне нәтиҗәле саклый ала торган алымнарны яңадан карарга тиеш», - дип билгеләп үтте Фәррахов.

Депутат үз балаларына татар телен өйрәтүдә өлкәннәр – әбисе һәм бабасы ярдәм итүен әйтте. Фәррахов фикеренчә, берничә телне белү зур өстенлек булып тора, үсеп килүче буынга киләчәктә һичшиксез моның кирәге чыгачак.

«Без балага нинди дә булса чит телне, шул исәптән инглиз телен өйрәтүгә кирәгеннән артык игътибар бирәбездер, мөгаен. Бу, бер яктан, аңлашыла һәм кирәк тә, әмма әгәр миннән балаларыгыз татар телен беләме-юкмы дип сорасагыз: «Һичшиксез, белә», - дип җавап бирәчәкмен. Телне белү зур өстенлек ул», - дип искәртте Айрат Фәррахов.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10