ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

"Татар-информ"да "Мин татарча сөйләшәм" акциясе турында сөйләшәчәкләр

3 ноябрь 2017, 10:05

Матбугат конференциясе 3 ноябрь көнне 16 сәгатьтә башлана.

(Казан, 3 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген, 3 ноябрь көнне, "Татар-информ" матбугат үзәгендә "Мин татарча сөйләшәм" акциясенә багышланган матбугат конференциясе оештырыла. 16 сәгатьтә башлана.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгына багышланган "Мин татарча сөйләшәм" акциясе Казанның Бауман урамында 6 ноябрь көнне узачак.

Бу уңайдан оештырылучы матбугат конференциясендә Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин һәм Бөтендөнья татар яшьләре рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов катнаша. Гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләрен аккредитацияләү pr@tatar-inform.tatar электрон почтасы аша башкарыла.

Матбугат конференциясенең онлайн трансляциясе дә оештырылачак. Карау өчен сылтама - tatar-inform.tatar/internet-tv/123/


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10