ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Айгиз Баймөхәммәтовның яңа китабы геройлары арасында Татарстан язучылары да бар
Зәй сусаклагычында агым алып киткән үсмерләрне коткарганнар
Азнакай яучылары ялгызлар өчен үзәк булдырырга җыена
Салават Фәтхетдинов үзе белән сөйләшүче журналистларның үзеннән акыллы булуын тели
Татарстанда кеше үтерү буенча җинаятьләр бөтенесе диярлек ачылган

Җәмгыять

Чабаксарда Халыклар дуслыгы йорты ачылды

2 ноябрь 2017, 20:31

Халыклар дуслыгы йортында татар милли оешмасына аерым бүлмә бирелде.

(Казан, 2 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген, 2 ноябрь көнне, Чабаксарда Халыклар дуслыгы йорты ачылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Халыклар дуслыгы йорты ачылышы тантанасына Чувашия Республикасы башлыгы Михаил Игнатьев, Мәскәүдән Россия халыклары Ассамблеясе җитәкчесе Светлана Смирнова килде.

Кунаклар татар халкының милли баш киемнәре, бизәнү әйберләренә һәм татар халкының милли ашларына багышланган күргәзмәләрне карады.
Халыклар дуслыгы йортында татар милли оешмасына аерым бүлмә бирелде. Әлегә кадәр Чувашия татарларының Чабаксарда аерым 4 бүлмәле офислары бар иде инде.

Халыклар дуслыгы йортында бөтен уңайлыклар тудырылган. Кечкенә булса да концерт залы, конференцияләр залы, китапханә, якшәмбе мәктәбе өчен бүлмәләр, спортзал булдырылган.

6 нчы декабрь көнне яңа ачылган Халыклар дуслыгы йортында Чувашстан татарлары милли-мәдәни мөхтәриятенең 2017 елга исәп-хисабы буенча җыелыш һәм ел дәвамында барган “Милли мирас” проекты фестиваль-тамашаның йомгаклау чарасы үтәчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10