ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

“Азия гүзәле - Себер-2017” бәйгесендә Башкортстан чибәре тамашачы мәхәббәтен яулаган

1 ноябрь 2017, 10:48

Бәйге җиңүчесе булып Якутия кызы танылган.

(Казан, 1 ноябрь, "Татар-информ"). Башкортстанның яшь моделе, 17 яшьлек Динара Әхмәтханова интернет-тавыш бирүдә “Азия гүзәле - Себер-2017” бәйгесендә “Тамашачы мәхәббәте призы” җиңүчесе булган. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Шулай ук Уфа гүзәле “Мисс фото” номинациясенә дә лаек булган. Уңышлы чыгыш ясавы белән аны социаль челтәрдә “Башкортстан миссы” модель агентлыгыннан кураторлары котлаган.

“Азия гүзәле - Себер-2017” бәйгесе Красноярскида узган. Ул Якутия, Тува, Башкортстан, Хакасия, Кыргызстан, Шори, Әзербайҗан, Таҗикстан һәм Үзбәкстаннан иң матур туташларны җыйган.

Бәйге җиңүчесе булып Якутия кызы танылган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10