ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Саба районы Шәмәрдән пенсионерлары лицейда компьютер нигезләрен өйрәнүгә кереште

1 ноябрь 2017, 09:00

Укыту тәмамлангач, пенсионерларга сертификатлар тапшырылачак.

(Саба, 1 ноябрь,"Татар-⁠информ", "Саба таңнары",  Фәнил Мәүлитов). Хәзер балалар гына түгел, өлкәннәр дә укый. Компьютер заманы шуны таләп итә. Өлкәннәрне укыту “Өченче буын университеты” проект кысаларында республиканың Россия пенсионерлар берлегенең Татарстан төбәк бүлекчәсе тарафыннан Пенсия фонды белән берлектә гамәлгә ашырыла, дип яза җирле басма.

Узган атнада Шәмәрдән пенсионерлары да лицейда компьютер нигезләрен өйрәнүгә кереште. Өлкәннәргә гыйлемгә хәер-фатыйханы Пенсия фондының районара идарәсе начальнигы урынбасары Марат Баһманов бирде, укуда уңышлар теләде. Шәмәрдән ветераннарын һәр эштә әйдәп йөрүче җитәкчесе Минҗиһан Галиева әйтүенчә, 2011 елдан алып 100дән артык пенсионер компьютерга өйрәнгән. Быел парта артына утыручылар – 20 кеше. Араларында иң өлкәне 1944 елгы Райлә Мортазина булып чыкты. Шулай ук 68 яшьлек Марсель Камалов та курсларга килгән. “Өйдә компьютерым бар иде, кызым алып китте. Үземә яңаны аласы була. Ансыз булмый хәзер”,– ди ветеран. Компьютерда эш итәргә өйрәнгән өлкәннәр интернет аша түләүләр башкара, балалары, туганнары, дуслары белән аралаша алачак. Коммуналь хезмәтләргә саф һава сулап, почтага барып түләүне, “прогулка” ясауны кулай күрсә дә, Дания Әбдерәхимова да укырга килгән. “Компьютерны бер дә белмим түгел, яңалыкларны булса да дип шуларны өйрәнү өчен килдем. Тагын да күбрәк белергә телим. Тормыштан артта каласы килми”,– ди ул.

Өлкәннәргә компьютер белемен лицейда балаларны робот техникасына өйрәтүче Рөстәм Кәримуллин бирә. Укыту тәмамлангач, пенсионерларга сертификатлар тапшырылачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10