ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Башкортстанда XII «Туган тел» республика яшь башкаручылар бәйгесе узды

31 октябрь 2017, 13:22

Бәйге татар халык җырларын пропагандалау, талантлы яшь җырчыларны ачыклауда, аларның һөнәри үсешенә ярдәм итә.

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Башкортстанның Дүртөйле шәһәрендә XII «Туган тел» Республика яшь башкаручылар бәйгесе узды.

Чараны Башкортстан Мәдәният министрлыгы, Республика халык иҗаты үзәге, «Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы» Төбәкара иҗтимагый оешмасы, Башкортстанның Дүртөйле районы хакимияте, Бөтендөнья татар конгрессы оештырды. Бәйге 2017 елның 26-27 октябрь көннәрендә узды. Шушы вакыт эчендә кичке концерт, мастер-класс, жюри әгъзалары катнашында түгәрәк өстәл, Гала-концерт үткәрелде.

Чарада Башкортстанның төрле районнары, Бөре, Уфа, Октябрьский, Стәрлетамак, Салават, Яңавыл шәһәрләреннән 40тан артык башкаручы катнашты. Бәйгедә катнашучылар арасында Татарстанның Актаныш районыннан, Ханты-Манси автономияле округыннан да вәкилләр бар иде.

Фестивальне ябу тантанасында Татарстан кунаклары: Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев; «Татар моңы» Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсының башкаручы директоры, Казан дәүләт мәдәният институты доценты Илсөяр Шиһапова; Татарстанның халык артисты, Муса Җәлил премиясе лауреаты Римма Ибраһимова сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

Бәйге чын мәгънәсендә вокал мәктәбе булып тора: ул татар халык җырларын пропагандалау, талантлы яшь җырчыларны ачыклауда, аларның һөнәри үсешенә ярдәм итә.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10