ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

"Туган тел” татар җыры бәйгесендә Гран-при иясе – Актаныш сандугачы Лилия Хөсәенова

31 октябрь 2017, 04:00

Башкортстанның Дүртөйле шәһәрендә яшь башкаручыларның “Туган тел” татар җыры бәйгесе үтте.

(Актаныш, 30 октябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). 26-27 октябрьдә Башкортстанның Дүртөйле шәһәрендә яшь башкаручыларның “Туган тел” татар җыры бәйгесе үтте. Быел ул уникенче тапкыр уздырылды, дип яза җирле басма.

Башкортстанда “Туган тел” бәйгесе 1995 елдан башлап уздырыла. Аңа башлангычны композитор Алик Локманов һәм “Азатлык” татар яшьләре берлеге бирде. Соңгы елларда ул ике елга бер оештырыла. Быел ул уникенче тапкыр уздырылды. Финалга 46 катнашучыдан 17се узган.

“Туган тел” бәйгесе республика дәрәҗәсендәге бәйге дип исәпләнә, анда күрше төбәкләр дә катнаша ала. Быел да Татарстаннан берничә катнашучы килгән. Алар арасында үзешчәннәр дә, җыр-музыка тәңгәлендә һөнәри белем алучылар да бар. Катнашучылар 16 яшьтән 35 яшькәчә булырга һәм бер татар халык җырын һәм бер автор әсәрен башкарырга тиеш иде. Быел күпчелек җырчылар онытылып барган озын көйләрне сайлаган.

Бәйгенең жюри әгъзасы, Уфа “Нур” татар дәүләт театры артисты Дамира Сәетова башкаручыларның осталыгын югары бәяләде, шулай ук бу бәйгенең республика татарлары өчен аеруча мөһим булуын әйтте:
“Соңгы вакытта татар теле һәр яклап кысрыклана барганда милли сәнгатебез, җырларыбызны популярлаштыру юлы белән дә ана телебезне яклауга үз өлешебезне кертә алабыз. Күп егет һәм кызлар хәзер интернет, айфоннар белән мавыгып миллилекне оныта барганда бу бәйгегә килгән яшьләрнең ана телебезне камил белүе, моңлы җырлаулары киләчәккә өмет уята. Алар үз төбәкләрендә дә татар теле, газиз җыр-моңнарыбыз илчеләре булып торсын иде”.

27 октябрь Дүртөйле шәһәре мәдәният сараенда үткән йомгаклау концертында җиңүчеләргә дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Гран-прины Татарстанның Актаныш мәдәният сараенда эшләүче Лилия Хөсәенова яулады.

Актанышыбызның моңлы сандугачын әлеге зур җиңүе белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Иҗатында алга таба да уңышлар юлдаш булсын районыбызның кабатланмас тавыш иясенә.

“Туган тел” бәйгесенең чираттагысы ике елдан Дүртөйледә узачак. Анда быел финалга үтмәгән яшь башкаручылар да катнаша ала, диелгән район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10