ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Мин үз телемне яклаячакмын - Руслан Нагаев

30 октябрь 2017, 20:47

Адвокат моның өчен судка мөрәҗәгать иткән.

(Казан, 30 октябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). "Безнең мәктәптә татар теле укытыла һәм мин моны дөрес дип саныйм", - диде "Татарстан-Яңа гасыр" телеканалында бара торган "7 дней" тапшыруында "СОЛце" мәктәбе директоры Павел Шмаков. Башка мәктәпләрдән аермалы буларак, биредә уку планы үзгәртелмәгән, татар теле һәм әдәбияты дәресләре кыскартылмаган.

Адвокат Руслан Нагаев шул ук тапшыруда татар телен ана телем дип атады һәм: "Мин үз телемне яклаячакмын",- диде һәм судка мөрәҗәгать итүен белдерде.

Мәгълүм булганча, Татарстанда татар теле дәресләрен укыту хакында соңгы арада бәхәсләр туды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә бу уңайдан үз фикерләрен җиткерде. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыту мәсьәләсе Дәүләт Советы утырышында да каралды. Рөстәм Миңнеханов бу сорауны сәясиләштермәскә өндәде.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10