ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Сабада берничә җәмгыятьтән 80нән артык шофер юлга кузгала

30 октябрь 2017, 22:00

Шуларның 24е – укучыларны мәктәпләргә йөртүчеләр, 30ы аерым рейсларга чыгучылар.

(Саба , 30 октябрь, "Татар-⁠информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлитов). Сабадагы җаваплылыгы чикләнгән “Рамазан”, “Яшен” җәмгыятьләреннән көн саен 80нән артык шофер юлга кузгала. Шуларның 24е – укучыларны мәктәпләргә йөртүчеләр, 30ы аерым рейсларга чыгучылар, дип яза җирле басма.

Шоферларның күбесендә 2шәр-3әр автомобиль. “Әле моңарчы күбрәк “Хундай“ йөк машинасында эшләдем. Җәйдә район авыллары урамнарына вак таш, ком ташыдым. Хәзер “Фиат-Дукато” автобусына утырасы була. Күп гомеребез юлда үтә. Өйдәгеләрем эшемне аңлап кабул итәләр. Кайчан кайтып керсәм дә, шатланып каршы алучыларым бар”,– ди 2009 елдан “Яшен”дә һәм “Рамазан”да эшләүче Фәнис Төхбәтуллин. Шулай ук Татар Икшермәсеннән Айдар Хәмидуллинның да оешмада автобус йөртә башлаганына 10 елга якын. “Автотранспорт предприятиесендә эш беткән вакыт иде. Рамазан Сәгыйтович үзе чакырып алды. Шуннан бирле укучыларны йөртәм. Хәзер көрәш түгәрәгенә Икшермә, Шытсу якларыннан егетләр алып киләм. Хәзер тизлекне 60тан арттырырга да ярамый, акрын барып та ерак китәбез. Өйгә сәгать 9ларга кайтып керәбез инде, кайчак 10да-11дә була. Эшең шул булгач, зарлана алмыйсың. Иң мөһиме, имин йөрергә язсын”,– ди тәгәрмәчләрен кышкыга алыштырып юлга кузгалучы йөртүче.

Иминлек – төп шарт. Диспетчер Әнисә Ганиева әйтүенчә, укучылардан тыш, шимбә-дүшәмбе шоферларга 230 аграр көллият студенты да ышанып тапшырыла. Ул көнне ике оешма коллективын Казанга мәдәни экскурсиягә алып баручы шоферларга да юллама язды диспетчер. “Яшен” җәмгыятенә Теләчедән, хәтта Балык Бистәсеннән дә транспорт мәсьәләсендә еш мөрәҗәгать итәләр. Техникага даими ихтыяҗ килеп чыга торган юридик хатлар исемлегендә 40ка якын оешма бар. Нинди генә заявкалар алынмый. “Барысын да эшлибез. Роддомнан бала алып кайтырга чакыручы гына юк”,– дип шаяртты иртәнге 7дә путевка алучыларның берсе. Эш күрсәткечләренә килсәк, агымдагы елның 9 аенда “Яшен” 47611 мең, “Рамазан” җәмгыяте 15860 мең сумлык хезмәт күрсәткән. Былтыргының шул чорындагыга карата үсеш тәэмин ителгән. Коллективның уртак тырышлыгы нәтиҗәсе. Оешмада барлык техника йөртүчеләрне дә тигез күрәләр. “Кемнәр әйбәт эшли?” дигән сорауга җавап көтмә дә. Шулай да быел һөнәри бәйрәмдә шоферлардан Руслан Галимуллин, Фәрит Гыйльметдинов, Марат Сафин, диспетчер Алисә Хөсәенова, слесарь Рифат Зәйнуллинның хезмәте Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтеләчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10