ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстан коткаручылары Камада баткан балыкчы мәетен эзләп тапкан

30 октябрь 2017, 18:42

Балыкчы 29 октябрьдә югалган булган.

(Казан, 30 октябрь, "Татар-информ"). 3нче янгын-коткару хезмәткәрләре Кама елгасында ярдан 25 метрлап эчтә 1,5 метр тирәнлектә алдагы көнне баткан балыкчы мәетен тапкан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Балыкчы 29 октябрьдә югалган булган. Шул ук көнне аның хатыны Кама Тамагы районының бердәм 112 номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә иртән иренең балыкка чыгып китүен, ә 15.30 сәгатьтә аның белән элемтә югалуын җиткергән булган.

Беренче көнне эзләү нәтиҗә бирмәгән. Бүген балыкчы мәете 13.10 сәгатьтә табылган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10