ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Россиядә ипотека буенча уртача ставка 2020 елда 9 проценттан ким булачак

30 октябрь 2017, 18:09

2016 елда ипотека аша торак шартларын алты миллион кеше яхшырткан булса, 2017-2020 елларда ул сигез миллион булачак дип фаразлана.

(Казан, 30 октябрь, "Татар-информ"). Россиядә ипотека буенча уртача ставка 2020 елда 9 проценттан ким булачак, дип хәбәр иткән Төзелеш министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый совет президиумы утырышында Россия төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Никита Стасишин. Бу хакта РИА "Новости" хәбәр итә. 

"2018 елда, безнең фаразлар буенча, реаль ставканың 9,5 проценттан ким булачак. Хәзер беренчел базарда ул 10,3 һәм икенчел базарда 10,7 процентны тәшкил итә. Безнең план буенча, 2020 елга ипотеканы тапшыру күләме 1,5 миллиардтан 3,6 миллиард сумга кадәр үсәчәк, ә ставка 9 проценттан ким булачак", — дип җиткергән Стасишин.

Аның сүзләренчә, 2016 елда ипотека аша торак шартларын алты миллион кеше яхшырткан булса, 2017-2020 елларда ул сигез миллион булачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10