ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда троллейбус катнашында булган юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыкланды

29 октябрь 2017, 15:07

Юл һәлакәте Академик Глушко урамының 33нче номерлы йорты каршында була.

(Казан, 29 октябрь, "Татар-информ"). Казанда троллейбус катнашында булган юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыкланды. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгынң Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, "Татар-информ", Авария Академик Глушко урамының 33нче номерлы йорты каршында "Лада Калина" һәм руль артында 31 яшьлек машина йөртүче булган троллейбус бәрелешү турында язып чыкты.

Юл һәлакәте турындагы мәгълүмат янгын элемтәсенең үзәк пунктына кичә 16.44 сәгатьтә килеп ирешә. Вакыйга урынына килгән 6нчы номерлы бүлек коткаручылары зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтә.

Юл һәлакәтендә имгәнгән җиңел машинаның бер пассажиры бот сөяге сыну белән хастаханәгә озатылган. Машина йөртүче һәм тагын ике пассажир җиңелчә имгәнүләр алган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10