ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Зәйдәге торак йортта газ шартлауның башлангыч сәбәбе билгеле булды
Рөстәм Миңнехановка Зәйдәге гадәттән тыш хәл турында соңгы мәгълүматлар хәбәр итеп торыла
Зәйдә газ шартлаган йорттан кешеләрне күчерделәр
22 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы быел 47 механик әзерләп чыгара

Сәясәт

Төркия Республика көнен билгеләп үтә

29 октябрь 2017, 15:27

Бәйрәм уңаеннан Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев һәм Россия Президенты Владимир Путин котлау юллады.

(Казан, 29 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Төркия Республика көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев һәм Россия Президенты Владимир Путин котлау юллады. Бу хакта Россия Хөкүмәте сайтында хәбәр ителә.

Дмитрий Медведев сүзләренчә, Россияне белән Төркияне дустанә мөнәсәбәтләр берләштерә.

"Алга таба сәүдә-икътисади, фәнни-техник, мәдәни, гуманитар һәм башка өлкәләрдә ике яклы хезмәттәшлекне ныгыту, инвестицияләр, энергетика, сәнәгать, инфраструктура буенча перспективалы уртак проектларны тормышка ашыру ике илнең озак мәнфәгатьләрен тотрыклы итүгә булышыр, дип ышанам", – дип билгеләп үтте ил Премьер-министры котлавында.

Кичә Владимир Путин Төркия Президенты Тайип Эрдоган белән телефоннан сөйләшкәндә, шулай ук бәйрәм уңаеннан үз котлавын җиткерде. Аларның аралашуы барышында икеяклы мөнәсәбәтләрнең шактый уңышлы үсүе ассызыкланды. Сүз, аерым алганда, масштаблы уртак энергетика проектларын гамәлгә ашыру турында бара.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10