ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Башкортстанда кеше гомере табибларның кан төркемен бутавы сәбәпле өзелгән булырга мөмкин

28 октябрь 2017, 18:03

Тикшерү органнары пациент үлеменең төгәл сәбәпләрен ачыклый.

(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”). Башкортстанда кеше гомере табибларның кан төркемен бутавы сәбәпле өзелгән булырга мөмкин. Хокук саклау органнарына бу хактагы гариза 28 сентябрьдә кергән. Сибай шәһәре хастаханәсендә үлгән пациентның туганнары сүзләренчә, кан салган вакытта хастаханәдә кан төркемен бутаганнар. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте җиткерә.

Әлеге факт буенча Россия Федерациясе Җинаять кодексының 109 нчы маддәсе 2 нче бүлеге буенча (һөнәри бурычларын тиешенчә башкармау сәбәпле, саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү) җинаять эше кузгатылган.

Тикшерү фаразлары буенча, 2017 елның 18 февралендә 69 яшьлек хатын-кыз йөрәк-кан тамыры системасында булган тайпылышлар белән Сибай хастаханәсенә китерелә. Кызы сүзләренә караганда, аңа 20 февральдә кан салына, ә 10 мартта авыруның гомере өзелә.

Ләкин табиблар пациентка кан салыну фактын расламый.

Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10