ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Г.Гыйльманов: Тел мәсьәләсендә туган вәзгыятькә китап укуыбыз белән җавап бирергә тиешбез

27 октябрь 2017, 18:58

"Тузып беткән китапны кулга тотып йөрү - ул язучы өчен бәхетнең бер югары каты", - ди әдип.

(Казан, 27 октябрь, "Татар-информ", Гүзәл Насыйбуллина). Бүген Татарстан китап нәшрияты кибетенең китап укучылар белән очрашу залында #әдәбимарафон онлайн татар китапларын уку марафонына нәтиҗәләр ясалды. Иң актив катнашучыларны бүләкләргә килгән танылган язучы Галимҗан Гыльманов китап сөючеләр арасында төрле буын вәкилләре булуына сөенечен белдерде.

“Бүген язучы өчен тузып беткән китабын күрүдән дә рәхәтрәк хис юк. Тузып беткән китапны кулга тотып йөрү - ул бәхетнең бер югары каты инде, - диде Галимҗан Гыйльманов бүләкләү тантанасына килгән бер ханымның кулында үзенең таушалып беткән “Албастылар” китабын күреп. - Безгә укыйлар, яраталар икән дигән чак кына ым була икән, без кайтып дәртләнеп яңа әйбергә тотынабыз, өстәлгә ябырылабыз”.

Тел мәсьәләсе буенча да үз фикерен белдермичә кала алмады язучы.

“Дөньялар бик катлаулы. Вәзгыятьне күрәсез. Тел мәсьәләсе, укыту мәсьәләсе. Без шушы китап укуыбыз белән, китапны кулга алып, янып-көеп йөрүебез белән шушы вәзгыятькә җавап бирергә тиешбез. Тел ул, әлбәттә, беренче чиратта китапта саклана. Китапны югалтырга ярамый. Ул бит укучыда хыял тудыра. Һәр кеше китапны үз фантазиясе белән укый. Китап укыган бала гына язучы була ала, китап укыган бала гына рәссам була ала, китап укыган бала гына шундый хыялый образлы тормышка чыга ала. Шуңа күрә китапның бәясе бик зур”, - дип ассызыклады Галимҗан Гыйльманов.

Искәртеп узабыз, #әдәбимарафон онлайн татар китапларын уку марафоны агымдагы елның сентябрь ахырында ВКонтакте һәм Инстаграм социаль челтәрләрендә барды. Бу акциядә катнашучылар 21 көн дәвамында татар язучылары, шагыйрьләре әсәрләрен укып, алардан өзекләрне cоциаль челтәрләрдәге үз битләрендә урнаштырып барды. Шул рәвешле алар танышлары, дусларын да үзләре укыган әсәрләр белән кызыксындыра, туган телдә китап укырга җәлеп итә алган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10