ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда 59 яшьлек хатын-кыз автобуста кулын сындырган

27 октябрь 2017, 13:10

Гадәттән тыш хәл алдагы көнне иртән Гадел Кутуй урамында урнашкан 42нче йорт каршында «Фиат» пассажир автобусында килеп чыккан.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Казанда 59 яшьлек хатын-кыз, автобуста егылып, кулын сындырган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгы Казан буенча идарәнең матбугат хезмәте.

Гадәттән тыш хәл алдагы көнне иртән Гадел Кутуй урамында урнашкан 42 нче йорт каршында «Фиат» пассажир автобусында килеп чыккан.

Юл-транспорт һәлакәте аркасында зыян күрүче, уң кулы сынып, хастаханәгә озатылган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10