ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Камил Сәмигуллин: Телебезне югалту – Аллаһ әмерен үтәмәү булып чыга

27 октябрь 2017, 10:58

Татарстан мөфтие дин кардәшләренә һәм милләттәшләренә видеомөрәҗәгать белән чыкты.

(Казан, 27 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин дин кардәшләренә һәм милләттәшләренә видеомөрәҗәгать җиткерде. Анда Камил хәзрәт татар телен өйрәнү олуг әманәт булуын һәм аны саклау олуг бурыч булуын әйтә: “Әй, адәм балалары! Хактыр ки, Без сезне бер ир, бер хатын итеп яралттык. Бер-берегезне өйрәнсен өчен, сезне кавемнәр вә кабиләләргә аердык” (“Хөҗүрәт” сүрәсе, 13 аять). Димәк, туган тел – кешегә Аллаһы Тәгалә тарафыннан кадерләп саклауга бирелгән олуг әманәт ул. Ә телебезне югалту – Аллаһ әмерен үтәмәү булып чыга”, - дип ассызыклый мөфти хәзрәтләре.

Ул шулай ук милли кыйммәтләргә дә сакчыл булырга өнди: “Гадәттә әманәтне гаиләдә буыннан буынга тапшыралар. Ә милли кыйммәтләр гаиләдә сакланмаган булса нишләргә? Бу очракта туган телне мәктәпләрдә өйрәтергә туры килә. Әгәр дә аны онытсак, оныкларыбыз безне дә онытачак. Татар телен өйрәнегез, кадерле дин кардәшләрем! Өйрәнү, белем алу – мөселманның иң зур бурычларның берсе ул”, - дип билгели Камил хәзрәт. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10