ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Дөнья чемпионатында Россия җыелмасы Мисыр командасын җиңде
Казандагы ФИФА җанатарлары фестивале мәйданы Россия-Мисыр матчын караучылар белән тулды
Төрекмәнстанда күпхатынлылыкны тыялар
Аккош күлендә Сабан туе милли көйләр һәм футболны берләштерәчәк
Татар чыгышлы язучы Сана Вәлиуллина "Ясная поляна" әдәби конкурсы номинанты булды

Җәмгыять

Туган тел - әманәт ул – Камил Сәмигуллин

27 октябрь 2017, 08:49

Республика мөфтие халыкка “Реальное время” интернет-газетасы аша мөрәҗәгать итте.

(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кабат мөселманнарга мөрәҗәгать белән чыкты. Бу юлы "Реальное время" интернет-газетасы аша.

Хәзрәтнең чираттагы мәкаләсе хәзерге көндә иң күп сүз бара торган темага – татар телен саклау мәсьәләсенә багышланган. Бу хакта Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Туган тел һәм милли үзаң ислам динендә әманәт булып тора – ул безгә яхшылап саклау өчен Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән. Телебезне югалтабыз икән – Яралтучыбызның әмерен үтәмибез дигән сүз!” – дип басым ясый Татарстан мөфтие. Мәкаләдә Коръән Кәрим аятьләре (“Хөҗүрәт” сүрәсе, 13 нче аять; “Әл-Әнфәл” сүрәсе, 27 нче аять), шулай ук пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәдисләре китерелә. Россиядә ислам динен саклау һәм үстерү өчен безгә татар телен сакларга һәм үстерергә кирәк, дип нәтиҗә ясала.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10