ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Наҗия Теркулованың каберенә ташны җырчының варисы булып калган Искәндәр Биктаһиров куячак

27 октябрь 2017, 10:15

Татарстанның халык артисты Наҗия Теркулова каберенә әлегә таш куелмаган.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның халык артисты Наҗия Теркулованың кабер ташын соңгы елларда җырчыны караган һәм аның рәсми варисы булып калган Татарстан халык артисты Искәндәр Биктаһиров куячак.

Искәндәр Биктаһиров “Татар-информ” хәбәрчесе белән сөйләшкәндә, Киндеридәге зиратта әле җирнең утыруы мөмкинлеген, шуңа ташны ашыгып куймаска киңәш итүләрен әйтте. “Таш яз көне куелачак. Бу хакта җәмәгатьчелеккә хәбәр ителәчәк”, - диде ул. Киләчәктә “Илһамият” клубы кысаларында җырчыны искә алу чаралары булу мөмкинлеген дә әйтте.

"Мәрхүмәнең “өчесен” һәм “җидесен” аның үз өендә уздырдым. “Кырыгын” “Ярдәм” мәчетендә оештырган идем, күп кеше чакырсам да, килүчеләр бик аз булды. Шуңа күрә ел ашын үз өемдә әбиләр чакырып кына уздырдым. Үзем дә гел догалар укып торам”, - диде ул.

Искәртеп үтәбез, Татарстанның халык артисты Наҗия Теркулова 2016 елның 14 октябрендә озак авырудан соң вафат булды. Мәрхүмәне соңгы юлга озатырга Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татар филармониясе коллективы һәм сәхнә ветераннары килгән иде.15 октябрьдә Казанның Киндери мөселман зиратында җирләнде.



Мәгълүмат өчен. Наҗия Габдрахман кызы Теркулова 1929 елның 25 августында Әстерхан шәһәрендә туган. 1957 елда ул Казан дәүләт консерваториясенең вокал бүлеген тәмамлаган. 1966 – 1991 елларда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең әдәби-музыкаль лекториенда эшли. Н.Теркулованың репертуарын бик күп милләт композиторларының әсәрләре бизи иде. Ә татар композиторларының җырларын ул аеруча бер җылылык, эчкерсезлек белән башкарган. “Беренче мәхәббәт” (С.Садыйкова көе, Ә.Рәшит сүз.), “Йолдызлы кичтә” (Җ. Фәйзи көе), “Оныта алмыйм” (Р.Яхин көе, М.Ногман сүз.), “Яшьлек вальсы” (З. Хәбибуллин көе, М.Хөсәен сүз.), “Җырлама син, иркәм” (М. Мозафаров көе, А.Пушкин сүз.), “Былбыл” (Л.Хәмиди көе, Г.Әхмәтҗанов сүз.),”Өзелгәнсең сиреньнән” (Н.Җиһанов көе, С.Хәким сүз.), “Яшьләр вальсы” (З.Хәбибуллин көе) һәм башка җырларның беренче башкаручысы була. Аның башкаруында яңгыраган бик күп җырлар татар музыкасының алтын фондына керделәр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10