ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Гимназия җитәкчесе татар теле хакында: Ике ай бу проблема белән икәүдән-икәү генә

26 октябрь 2017, 16:32

Ирина Бакова сүзләренә караганда, атна эчендә мәктәпләргә белем бирү программасын тулысынча үзгәртергә туры киләчәк.

(Казан, 26 октябрь, "Татар-информ", Надежда Гордеева). Мәктәпләрнең үзләрен ташландык итеп хис итәсе килми. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының 33нче утырышы барышында трибунадан Казанның М.С.Устинова исемендәге 102нче гимназия директоры Ирина Бакова белдерде. Ул бу фикерен республика халыкларының дәүләт һәм туган телләрен укыту һәм өйрәнү мәсьәләсенә карата әйтте.

"Мин директор буларак үземнең һәм башка белем бирү оешмаларындагы коллегаларымның борчылуын белдерәм. Ике ай без бу проблема белән икәүдән-икәү генә кала киләбез. Күп еллар дәвамында белем бирү оешмаларында булдырылган хезмәтне атна эчендә үзгәртү өчен нинди җитди дәлил бар?" – дип мөрәҗәгать итте җыелган халыкка И.Бакова.

Аның сүзләренә караганда, атна дәвамында ата-аналар җыелышы үткәрелгән, укыту планы үзгәртелгән. "Хәзер аны 7 ноябрьдән гамәлгә кертергә тиешбез", – дип билгеләп үтте гимназия директоры.

Ул шулай ук кыска вакыт аралыгында хәл итәрлек башка проблема туды, дип ассызыклады. "Көзге каникул чорында, ягъни бер атна дәвамында, без тулысынча белем бирү программасын, рус һәм татар теле мөгаллимнәренең эш программаларын, йөкләнешне үзгәртергә тиеш. Әгәр мәктәптә ике-өч кенә педагог булса, җаен табарга булыр иде. Әмма зур мәктәпләрдә алар 15-20ләп. Хәзер аңлашылмый торган хәл урнашты: әгәр татар теле укытучылары кыскартылса яки йөкләмәләре кимесә, бу сорау ничек финансланачак?" – дип билгеләп үтте И.Бакова.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10