ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Татар эстрадасы җырчылары Казан үзәгендә "Туган тел" җырын башкарды

24 октябрь 2017, 22:22

Артистлар Казанның Бауман урамындагы "Йолдызлар аллеясы" янында татар телен саклау максатыннан флешмоб үткәрде.

(Казан, 24 октябрь, "Татар-информ", Эльвира Шакирова). Бүген татар эстрадасы җырчылары Бауман урамындагы "Йолдызлар аллеясы"нда татар телен яклап акция уздырды. Чараны оештыручы - популяр җырчы Фирдүс Тямаев.

Бүген көндез Фирдүс Тямаев, "Туган тел" җырын башкарып, социаль челтәргә видео урнаштырды. Фирдүскә башка артистлар да кушылды. Җырчылар гына түгел, башка һөнәр ияләре дә "Туган тел" җырын җырлап интернетка урнаштырды.

"Татар теле проблемасы турында бүген генә ишеттем. Йөрәк әрни. Мин телебез өчен бик борчылам, кайгырам. Теләгем - ата-бабаларыбыздан килгән туган телне балаларыбызга, ягъни киләчәк буынга тапшыру. Татар телен мәктәпләрдә укытсыннар иде! Татар телен сакларга кирәк!" - дип белдерде "Татар-информ" хәбәрчесенә Фирдүс Тямаев.

Чарага Илсөя Бәдретдинова, Филүс Каһиров, Ләйсән Мәхмүтова, Зөлфәт Зиннуров, Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем, Айрат Ильясов, Булат Бәйрәмов, Айсылу Лерон, "Фәридә-Алсу", Сиринә Зәйнетдинова һәм башкалар артистлар килде. Барысы да татар теленең язмышы өчен куркуын белдерде.

Күрешеп үзара фикер алышканнан соң, артистлар бергәләшеп "Туган тел" җырын башкарды. Алар "Без татарча сөйләшәбез, без татарча җырлыйбыз, без татарча укыйбыз һәм язабыз!" дигән сүзләр әйтеп таралышты.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10